19 нчы сентябрь 2018 нче ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 1 номерлы филиал китапханә мөдире Фирдая Зиганшина “Ачык Алан буйлап” дигән көзге виртуаль экскурсия уздырды.
Чараның максаты: язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне арттыру, рус әдәбиятына кызыксыну уяту һәм мәдәният дәрәҗәсен күтәрү иде.
2018 нче ел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Быел Рәсәй язучының тууына 190 ел булуын билгеләп үтәчәк. Лев Николаевич - бөек гуманист һәм сүз остасы. Аның романнарын барлык континентларда укый.
Социаль хезмәт алучылар язучының музеена видео - экскурсия ясадылар. Алар Лев Николаевич Толстойның утарының чын торышын, китапханәсен, шәхси әйберләрен күрделәр һәм аның гаилә әгъзалары белән таныштылар.
"Ачык Алан нуры» китап күргәзмәсендә язучының Ачык алан һәм биографиясе турында китаплар тәкъдим ителде. Чара тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты һәм кайбер әсәрләрен яңадан уку теләге туды.
Чарада 11 кеше катнашты.
Экстремизм һәм терроризмны кисәтү эше максатыннан «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова Кызыл Чишмә бистәсе мәктәбендә Бөтендөнья Челтәре һәм заманча мультфильмнар белән куркынычлык турында мәгълүмат бирү максатыннан "Балалар Интернетта" дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрде.
"Укытучылар йорты» әдәби-мемориаль музее администрациясе «Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм алучылары һәм башка кунаклар өчен концерт оештырды. Концерт сезон ачылуга багышланган иде. Кунаклар өчен "Гвоздика» халык хоры башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар башкаручыларны алкышлар белән сәламләде һәм чыгыш ясаучылар белән бергә җырлады. "Кәеф” бию клубы да үз осталыкларын күрсәтте. Концерт тәмамланганнан соң җирле рәссам Самойлов П. Е. кунакларны картиналарның шәхси күргәзмәсенә чакырды.
2018 нче елның 18 нче сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Аухадиева Р.Н. “Теремкәй“әкиятендә кунакта” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрде.
Аксубай "Хыял " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында район профилактика субъектларын чакырып консилиумның киңәйтелгән утырышы узды.
14 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында «Минем елларым-минем байлыгым» Республика конкурс-фестиваленең зона этабы булып узды.
Кичә, 18 нче сентябрь көнне, Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Алтын көз" дигән социаль-мәдәни чара узды.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Алтын балдак буенча виртуаль сәяхәт ясадылар