“Ачык Алан буйлап” дигән көзге виртуаль экскурсия

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

19 нчы сентябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 1 номерлы филиал китапханә мөдире Фирдая Зиганшина “Ачык Алан буйлап” дигән көзге виртуаль экскурсия уздырды.

Чараның максаты: язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне арттыру, рус әдәбиятына кызыксыну уяту һәм мәдәният дәрәҗәсен күтәрү иде.

     2018 нче ел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Быел Рәсәй язучының тууына 190 ел булуын билгеләп үтәчәк. Лев Николаевич - бөек гуманист һәм сүз остасы. Аның романнарын барлык континентларда укый.

Социаль хезмәт алучылар язучының музеена видео - экскурсия ясадылар. Алар Лев Николаевич Толстойның утарының чын торышын, китапханәсен, шәхси әйберләрен күрделәр һәм аның  гаилә әгъзалары белән таныштылар.

"Ачык Алан нуры» китап күргәзмәсендә язучының Ачык алан һәм биографиясе турында китаплар тәкъдим ителде. Чара тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты һәм  кайбер әсәрләрен яңадан уку теләге туды.

Чарада 11 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International