ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018нче  елның 6нчы  июнь көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында   тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе Василовна  инициативасы буенча  Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышлап «Бөек шагыйрьнең тормышы» дигән тема астында чара үткәрелде.

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә- тирә мохитне саклау көне. Бу уңайдан “Забота” үзәгенең социаль- терләкләндерү бүлегендә “Планетаныбызны сакла - башкасы юк” исемле документаль фильм күрсәтелде һәм әңгәмә үткәрелде.

 

6 нчы июль 2018 ел

       Яңа Чишмә картлар йортында яшәүчеләр Россия көненә багышлап Шахмай авылына Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге авыл музеена бардылар. Музей директоры Гөлнар Сабирова кунакларга бик кызыклы экскурсия үткәрде,  язучы Мирхәйдәр Фәйзи турында сөйләде. Музей  Файзуллиннар гаиләсе яшәгән йортта урнашкан, шунда күренекле татар язучысы, драматург, «Галиябану» һәм башка күп әсәрләрнең авторы Мирхәйдәр дә яшәгән. Заллар, коридорлар, ягъни бөтен файдалы мәйдан экспонатлар белән - гамәли сәнгать эшләнмәләре белән тулган. Зур залда язучы һәм аның туганнары картиналары эленгән. Кызыл кырыйлы яулыклар, сөлгеләр, уникаль экспонатлар – Шахмай халкының көнкүреш предметлары бик матур урнаштырылган. Музей директоры һәм җирле үзидәрә хезмәткәрләре кунаклар өчен бик матур итеп чәй табыны да оештырганнар иде.

«Алкоголе эчемкләрне явьизларна куллануга чик куючы сәламәт яшәү рәвешен формаштыру»

2018 елның  дүртенче июнендә, «Тылсым»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Зиннатова Сәрия, Сабирова Алсулар ярдәме белән Кукмара шәһәрендә яшәуче социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар  «Виртуаль сәяхәт» технологиясе буенча  Азиянең  төрле шәһәрләрендә булып кайттылар.

          Өлкән виртуаль туристлар үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар, шул ук вакытта көчле позитив һәм күңел күтәренкелеге алдылар. Чөнки безнең социаль хезмәтләр алучылар арасында күп өлкәннәр дәртле, кызыксынучан, якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар белән янучылар. Алар өчен виртуаль туризм– психологик сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы. Сәяхәт виртуаль гына булсада онытылмас кичерешләр калдыра- болар барысы да өлкәннәрнең кәефен һәм тонусын күтәрә, уңай тәэсирләр калдыра, тормышның матурлыгын күрергә мөмкинлек бирә, авырлыклар белән көрәштә ынанычлы  көчләр өсти.

2018 нче елның 5 нче июненьдә “Теләче волонтерлары” тырышлыгы белән экология десанты акциясе кысасында “Нүрия” чишмәсе тирәлегендә җыештыру эшләре алып барылды. Акциянең максаты – табигый чыганакалрның чисталыгын саклауга юнәлтелгән иде.

Бу акциягә Иске Җөри  авыл җирлеге волонтерлары кушылып, районыбыз өчен бик зур һәм кирәкле эш башкардылар.

5 июньдә Чирмешән карталар йортында социаль эшләр буенча хезмәткәр А.Р.Хафизова һәм психолог-тәрбияче шахмат-шашака тярышлары уздырдылар. 

4 нче июньдә  “Наркотикларсыз тормыш” исеме астында наркотикларга каршы   акция үткәрделәр.

Чәршәмбе көнне 06 июнь, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча гражданнар оборонасы социаль учреждениеләрдә.

2018 елның 5 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Амировна Теләче муниципаль районында булып китте. Ул сораулары булган гражданнарны кабул итте. Социаль яклау бүлегендә һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International