Планетабызны саклыйк Забота” үзәге

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә- тирә мохитне саклау көне. Бу уңайдан “Забота” үзәгенең социаль- терләкләндерү бүлегендә “Планетаныбызны сакла - башкасы юк” исемле документаль фильм күрсәтелде һәм әңгәмә үткәрелде. Бу чараның максаты- халыкны табигатьне саклау проблемасына якынайту һәм пычратуның чиксез куркыныч булуын кисәтү. “Пычратуны без туктатабыз, йә ул яшәвебезне туктата”-шундый девиз астында үтте бу чара. Экологияне саклау проблемасы бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәләләр белән беррәттән тора һәм ул дөнья цивилизациясенең, аерым алганда безнең илнең, безнең Мамадыш районының дәрәҗәсен билгели. Шулай ук бу чарада волонтерларның ничек итеп экология проблемасы белән шөгыльләнүе турында сүз алып барылды. Ахырда социаль хезмәтләр алучылар әйләнә- тирә мохитне саклауда үз фикерләрен белдерделәр, дискуссиядә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International