5 июньдә Чирмешән карталар йортында социаль эшләр буенча хезмәткәр А.Р.Хафизова һәм психолог-тәрбияче шахмат-шашака тярышлары уздырдылар. Ярышта катнашучылар яшьлек елларын искә алып, уен үзенчәлекләре белән бүлештеләр. Чара тәмамлангач барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
