«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында экскурсия оештырды. Россиядә Сатыш авылында урнашкан бердәнбер интерактив мәдрәсә тарихы музеена мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәте.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт белдерелә. Бу кешеләр җилкәсендә-зур тормыш, зирәклек һәм бай тәҗрибә. Алар-яшь буын өчен таяныч һәм ярдәм, балалар һәм оныклар өчен тугры ярдәмчеләр.
Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара саңгыраулар көне үткәрелә.
Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Аргамак" картодромында «Милләтләр кроссы – 2024» спорт чарасы узды. Ярышларда директор Н.И. Дәүләтшин җитәкчелегендә Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.
Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2024» иҗат фестивалендә катнаштылар.
Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле тәмле әйберләр әзерләнде. Ашамлыкларның иң мөһиме «Кабактан Бәлеш» иде.
Шулай ук фотозона оештырылды, анда кунаклар истәлеккә фотосурәтләр ясый алдылар. Безнең оешма иң матур фотозона өчен өченче дәрәҗә дипломы алды.
Бүген Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Байлар Сабасы гимназиясендә оештырылган иң текә «Беренчеләр» ярминкәсендә катнаштылар.
12 сентябрьда Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М. С., юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе вәкиле Ягафарова Г.Н. белән бергә балигъ булмаган балалар белән "Светофор янында кунакта" дигән темага уен-сәяхәт үткәрделәр.
11 сентябрьда ел саен алкогольгә бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә.
Бу көнне «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенен Беренчелэре белэн «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.
Саба муниципаль районының "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульт Фатыйхова С. Х. учреждение хезмәткәрләре белән «Экстремизмга — Юк!» ункөнлеккә багышланган әңгәмә үткәрде. Ул террорчылык һәм экстремизм турында глобаль проблемаларын сөйләде, террорчылыкның һәм экстремизмның нәрсә икәнен һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрде һәм видеотасмалар карап үттеләр.