11 сентябрьда ел саен алкогольгә бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә.
Бу көнне «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенен Беренчелэре белэн «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.
Белгечләр бистәдә яшәүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген, вәсвәсәгә бирелмәскә һәм алкоголь кулланмаска, яисә инде булган зарарлы гадәттән баш тартырга кирәклеген искәрттеләр.
Акциядә катнашучыларга мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды, аннары алкогольнең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында «Аеклыкны сайлыйбыз» дигән әңгәмә уздырылды.