Учреждение хезмәткәрләре белән "Экстремизмга — юк!" ункөнлеккә багышланган әңгәмә.

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Саба муниципаль районының "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульт Фатыйхова С. Х. учреждение хезмәткәрләре белән «Экстремизмга — Юк!» ункөнлеккә багышланган әңгәмә үткәрде.  Ул террорчылык һәм экстремизм турында глобаль проблемаларын сөйләде, террорчылыкның һәм экстремизмның нәрсә икәнен һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты. Чараның максаты-шикле предметлар табылганда, террорчылык акты куркынычы булганда хезмәткәрләрең чараларны үтәүгә әзерлеген тикшерү, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда вәзгыятьтә мөстәкыйль, тиз һәм хатасыз ориентлашу күнекмәләрен һәм сәләтен булдыру, гамәлләрнең төп юнәлешен билгеләү һәм гадәттән тыш хәлне булдырмау яки бетерү буенча дөрес чаралар күрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International