Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Афанасьев А.В.ны Мамадыш тернәкләндерү үзәгенә чакырдылар
Июль аендагы бакча эшләре күңелгә ятышлы күренеш, чөнки чәчкән ризыкларны татып карарга була.
2018 нче елның 16 нчы июль көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча Толстой әсәрләренә карата рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста барысы 10 бала катнашты. Чараның максаты балаларда Толстой әсәрләренә карата мәхәббәт уяту, танып- белү эшчәнлекләрен үстерү иде.
16 июль 2018 ел, дүшәмбе
Әлеге шөгыльнең максаты балаларның җир шары турында булган белемнәрен киңәйтү, планетабызның бердәнбер һәм кабатланмас икәнлегенә төшендерү, Җирне сакларга кирәклеген аңлату, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.
«Элек ничек булганны искә төшерү» буенча мастер- класс.
16 нче июль 2018 нче ел, дүшәмбе.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Элек ничек булганны искә төшерү» буенча мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты : элек ничек тукланганнар һәм аны бүген ничек актуальләштерү юллары белән таныштыру.
Белгеч катнашучылардан кайчан да булса үзләренең яратып әзерләгән ризыкның рәсемен ясарга сорады. Рәсем ясаганда төсле каләмнәр кулланылды.
Социаль хезмәт алучылар ризык турында түбәндәгеләрне сөйләделәр: ризык ничек дип атала, нинди продуктлардан әзерләнгән һәм ничек әзерләнә .
Белгеч ул ризыкларның һәм аш-суларның рәсемнәрен күрсәтте. Ә соңыннан туклануның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында фикер алыштылар. Ризыклар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең хисләрен ачыктан- ачык чагылдырып, күңел хатирләренә кайттылар.
Чарада 9 кеше катнашты.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шул ук авылда урнашкан кулгэ экскурсиягэ бардылар.Сунын чисталыгы, матурлыгына балалар сокландылар. Кул авылга ямь биреп тора. Авыл халкы кул буена балык тотарга, ял итэргэ килэ. Экскурсия балаларга бик ошады.
Шатлык приютының кече группа балалары үзләрен чын архитектор итеп хис иттеләр. Тәрбияче Тимофеева И.А. «Безнең урамда йортлар» дигән асфальтта рәсемнәр конкурсы үткәрде. Архитектор образы балаларда төрле сәнгать өлкәсендә үз ихтыяҗларын чагылдырырга ярдәм итә, мөстәкыйль иҗади эшчәнлеккә этәргеч булып тора. Чараның максаты архитектурага тарту, танып белү сәләтен формалаштыру, балаларда әйберләрне танырга өйрәтә.
Автор: тәрбияче Ирина Тимофеева.
Тәрбияче Волкова Дилә Ильинична «Кара урман сәяхәт» темага чара уздырды. Катнашучылар - укучылар һәм мәктәпкәчә балалар булды. Әлеге чараның максаты балаларның күңелең күтәрү ,балаларның бердәмлек рухы тәрбиялеү, кара урман җәнлекләре турында белем бирү. «Ертышлар» һәм «Үлән ашаучылар» группылары бөтен сораулар торышып эшләделәр. Конкурслар,уен-көлке бәйрәмне җанлы онытылмаслык итте!Чарга катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
Автор: тәрбияче Диля Волкова.