Югары Утар акылга зэгыйф булган балалар йорты-интернатында Толстой әсәрләре буенча рәсем конкурсы.

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

2018 нче елның 16 нчы июль көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча Толстой әсәрләренә карата рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста барысы 10 бала катнашты. Чараның максаты балаларда Толстой әсәрләренә карата мәхәббәт уяту, танып- белү эшчәнлекләрен үстерү иде.

Рәсем ясау балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Иң беренче эш итеп Толстойның биографиясен искә төшердек. Укыган әсәрләргә карата әңгәмә оештырылды. Конкурсның төп өлешендә һәр бала үзенә охшаган бер әсәрне сайлап алып, шул әсәргә карата рәсем ясады. Чараның соңгы өлешендә рәсемнәр буенча күргәзмә оештырылды. Көн ахырында, нәтиҗәләр ясалып җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар да, шулай ук тәрбиячеләр дә чарадан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International