16 июль 2018 ел, дүшәмбе
Әлеге шөгыльнең максаты балаларның җир шары турында булган белемнәрен киңәйтү, планетабызның бердәнбер һәм кабатланмас икәнлегенә төшендерү, Җирне сакларга кирәклеген аңлату, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү.
Шөгыль башында тәрбиячеләр балаларның Җир шары турындагы белемнәрен актуальләштерделәр, табышмаклар әйттеләр, глобус, китапларны, иллюстрацияләрне җентекләп карап чыктылар. Балалар Җир планетасы турында яңа белемнәрен тупладылар, материкларны “яңадан” ачтылар, Җирнең кадерен белергә өйрәнделәр. Соңыннан балалар алдан әзеоләнгән шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, Җирдәге кешеләр, хайваннар һәм җәнлекләр, барлык җан ияләре өчен дә Җир планетасының уртак йорт икәнлеген белделәр. Шөгыльне тәрбиячеләр Исхакова Татьяна, Салихова Лена һәм Максютина Надежда үткәрделәр. Бу чарада барлыгы 20 кеше : сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре катнашты.