ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 сентябрь көнне «Гнездышко» приютында Владимир Яковлевич Шаинскийның иҗатына багышланган кичә узды.

          Кичә «Экстремизмга-юк!» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга «Без терроризмга каршы» дигән видеороликлар күрсәтелде һәм терроризм куркынычы булган очракта гражданнарның гамәлләре буенча Видеоярдәмлек күрсәтелде.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында "Зеленая Россия" акциясенә багышланган җыештыру өмәсе үткәрелде. Интернат территориясендэ һәм билгеләнгән урамннарда җыештыру эше үткәрелде.

"Экстремизмга-юк!" Аксубайның  "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Фаҗига исеме – Беслан", дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

2018 елның 7 сентябрендә«Экстремизмга-юк» ункөнлек кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре,яңачишмәлеләр арасында “Терроризмга – юк” мәгълумати буклетлар тарату акциясен үткәрделәр.

 “Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10 бала арасында «Яшьләр субкультурасы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

2018 елның 6 сентябрендә «Экстремизмга-юк» ункөнлек кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, 6 бала белән “Терроризм-җәмгыять куркынычы” чарасынүткәрделәр.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

11 сентябрь – «Бөтенроссия аеклык көне»

халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Исток-Башлангыч» хезмәткәрләре Бөтенроссия аеклык көнен үткәрүгә кушылдылар.

«Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.

2018 елның 12сентябрь конендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәре Кашапова  А.Х. Ботенроссия аеклык көне кысаларына таянып Үзәк авыл җирлегендә “Сәламәтлек үз кулыбызда” дигән темага профилактик әңгәмә уздырды. Әңгәмә “Алкоголь. Җәлеп итү серләре” исемле видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

         Алкоголь  куллануның зарары һәм нәтиҗәсе турында мәгълүмат бирү, спиртлы эчемлекнең психикага йогынтысы  турында белемнәрне киңәйтү-    әлеге  чараның төп  максаты булып тора иде. Катнашучылар әңгәмә соңында “ Сәламәт  тормышта яшәү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: яраткан эш белән шөгыльләнергә, балаларыбызны сәламәт итеп тәрбияләргә кирәк!” дигән нәтиҗәгә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International