«Экстремизмга-юк» ункөнлек кысаларында “Терроризм-җәмгыять куркынычы” чарасы, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 сентябрендә «Экстремизмга-юк» ункөнлек кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, 6 бала белән “Терроризм-җәмгыять куркынычы” чарасынүткәрделәр.

         Бу чараның максаты тероризм һәм экстремизмның профилактик чараларын күрүдән торды.

Балаларга терроризм һәм экстремизмның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр, алар ни белән куркыныч, һәм андый куркыныч янаганда ничек узеңне тотарга икәнен аңлаттылар. Шулай ук алар белән “Әгәр син террористлар кулында” дигән уен үткәрделәр, балалар уенда бик актив катнаштылар.

            Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды, истәлеккә фото ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International