"Экстремизмга-юк!" Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Фаҗига исеме – Беслан", дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
Әлеге чара районның үзәк китапханәсе белән берлектә террорга каршы комиссия тарафыннан оештырылды. Очрашу барышында балаларга Бесландагы фаҗига, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау турында, кешеләргә мәрхәмәт күрсәтү һәм шикле предметларны табылганда уяулыкны арттыру кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук приют карамагындагы балалар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм хокук бозуларны кылган өчен җинаять җаваплылыгы турында белделәр.
Чарада район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре, прокурор ярдәмчесе һәм балалар китапханәсе мөдире катнашты. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.