2018 елның 17 сентябрендә «Татарстан – минем горурлыгым» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала өчен «Татарстан Республикасы шәһәрләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарның үз республикалары һәм аның иң зур шәһәрләре турында күзаллауларын киңәйтү, аларның истәлекле урыннары белән танышу.
19 сентябрь көне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында, көч җитәрлек эшкә тартып, хезмәт белән дәвалауга игътибар бирәләр.
18 сентябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр “Минем яшем, минем байлыгым” дип исемләнгән Республика конкурсында катнаштылар.
18 сентябрь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Гаянова Хамисә Хаҗип кызы “Мои года – мое богатство” конкурсында катнашачак.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнне сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен “80 нче еллар хитлары” дип исемләнгән дискотека уздырыла. Ничә яшьтә булуларын да онытып, рәхәтләнеп бииләр, бер-берсе белән аралашалар. “Яшь чаклар искә төште. Такта идәнле, сукыр лампалы авыл клубларында ул чакта да күңелле иде. Хәзер бигрәк тә. Элек болай гына биегән булсак, соңгы вакытта аңлап, сәламәтлек өчен бик кирәк дип биедек, биибез һәм биербез”, - диләр алар елмаеп. Афәрин, өлкәннәребез! Шулай диясе генә кала...
19 сентябрь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тиз һәм җитез” дигән күңелле эстафета узды.
19 нчы сентябрь 2018 нче ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 1 номерлы филиал китапханә мөдире Фирдая Зиганшина “Ачык Алан буйлап” дигән көзге виртуаль экскурсия уздырды.
Чараның максаты: язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне арттыру, рус әдәбиятына кызыксыну уяту һәм мәдәният дәрәҗәсен күтәрү иде.
2018 нче ел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Быел Рәсәй язучының тууына 190 ел булуын билгеләп үтәчәк. Лев Николаевич - бөек гуманист һәм сүз остасы. Аның романнарын барлык континентларда укый.
Социаль хезмәт алучылар язучының музеена видео - экскурсия ясадылар. Алар Лев Николаевич Толстойның утарының чын торышын, китапханәсен, шәхси әйберләрен күрделәр һәм аның гаилә әгъзалары белән таныштылар.
"Ачык Алан нуры» китап күргәзмәсендә язучының Ачык алан һәм биографиясе турында китаплар тәкъдим ителде. Чара тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты һәм кайбер әсәрләрен яңадан уку теләге туды.
Чарада 11 кеше катнашты.