Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнне сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен “80 нче еллар хитлары” дип исемләнгән дискотека уздырыла. Ничә яшьтә булуларын да онытып, рәхәтләнеп бииләр, бер-берсе белән аралашалар. “Яшь чаклар искә төште. Такта идәнле, сукыр лампалы авыл клубларында ул чакта да күңелле иде. Хәзер бигрәк тә. Элек болай гына биегән булсак, соңгы вакытта аңлап, сәламәтлек өчен бик кирәк дип биедек, биибез һәм биербез”, - диләр алар елмаеп. Афәрин, өлкәннәребез! Шулай диясе генә кала...