13 нче декабрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова
«Тормыш матур» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның әйләнә-тирә дөньяга карата уңай мөнәсәбәтен формалаштыру, шәхси потенциалны арттыру.
Бәхет – яшәү шартларыннан канәгать булу, тормышның тулылыгына һәм аның камиллегенә ышану, үзенең кешелек сәләтен, мөмкинлекләрен тормышка ашыруга туры килә торган халәт.
Тренингта катнашучылар яхшы кәеф булдыру өчен «12 нокта ярдәмендә организмны эш халәтенә кайтару» күнегүе үткәрде.
«Җөмләне тәмамла» дигән күнегү аша үзеңнең эчке халәтеңне аңлау мөмкинлекләреңнең күп төрлелеген аңлата. Психолог тәкъдимнәре аша, катнашучылар үз фикерләрен дәвам итәләр (Мин – матур чәчәк..., Мин – җил...). Бәхет турында уйлый-уйлый, «бәхет» коллажын ясадылар. Уенның ничек килеп чыгуы турында фикер алыштылар. Тренинг «Бәхетне тоям» дигән күнегү белән тәмамланды.
Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Фикер алышу барышында бәхет ул вак-төякләрдә – кояшлы көн, ризык, матурлык… – дигән нәтиҗә ясадылар.
Тренингта 14 кеше катнашты.
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең физиотерапия буенча шәфкать туташы Гайнуллина Гүзәл Суббух кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тимершык авылының полиция участок инспекторы Гатин Марат Мөрсәлим улы Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез өчен «Сак булыгыз мошенниклар !" темасына аңлату әңгәмәсе үткәрде!» Чараның максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның көндәлек тормыш дәрәҗәсен күтәрү тора. Әңгәмә ахырында ул барлык белешмәләрне дә таратты.
«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр район үзәк китапханәсендә булдылар, анда Л. Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган «Кояш яктысы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
12 декабрь көнне РФ Конституциясе көнендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток –Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» белгечләре тарафыннан «Лениногорск политехник көллияте» ЛПК студентлары белән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
2018 нче елның 12 нчы декабрендэ Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена инициативасы буенча «Россиянен символлары» дигэн темага энгэмэ уздырылды.
2018 нче елның 11 нче декабрендә хезмәт буенча инструктор Ольга Николай кызы Давыдова 12-16 яшьлек балалар белән дәрес уздырды. Аның темасы: «Тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч тегү» дип аталды.
Дәрестә 4 бала катнашты.
Дәреснең максаты: тукыма кисәкләреннән чәйнек җылыткыч тегәргә, машина җөйләрен башкару алымнарын эшкәртергә өйрәтү.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә
“Күңелле стартлар”
12 нче декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында “күңелле стартлар” узды. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар. Истәлеккә - фотога төштеләр.
12 декабрь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен сәламәт яшәү рәвешен кисәтү максатыннан “Тәмәке тартуның зыяны” турында видео дәрес үткәрелде.
12 декабрь көнне 2018 елда Бөгелмә муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Маяк» белгече Хамматова Ләйсән үткәрде бәйрәм чарасы "Конституция көне".