«Тормыш матур» дигән мини - тренинг

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

13 нче декабрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова

«Тормыш матур» дигән темага мини - тренинг үткәрде. 

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның әйләнә-тирә дөньяга карата уңай мөнәсәбәтен формалаштыру, шәхси потенциалны арттыру.

Бәхет – яшәү шартларыннан канәгать булу, тормышның тулылыгына һәм аның камиллегенә ышану,  үзенең кешелек сәләтен,  мөмкинлекләрен  тормышка ашыруга туры килә торган  халәт.

Тренингта катнашучылар яхшы кәеф булдыру өчен «12 нокта ярдәмендә  организмны эш халәтенә кайтару» күнегүе үткәрде.

«Җөмләне тәмамла» дигән күнегү аша үзеңнең эчке халәтеңне аңлау мөмкинлекләреңнең күп төрлелеген аңлата. Психолог тәкъдимнәре аша,  катнашучылар үз фикерләрен дәвам итәләр (Мин – матур чәчәк..., Мин – җил...). Бәхет турында уйлый-уйлый, «бәхет» коллажын ясадылар.  Уенның ничек килеп чыгуы турында фикер алыштылар. Тренинг «Бәхетне тоям» дигән күнегү белән тәмамланды.

Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Фикер алышу барышында бәхет ул вак-төякләрдә – кояшлы көн, ризык, матурлык… – дигән нәтиҗә ясадылар.

Тренингта 14 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International