Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 9 февраль көнне «Татарстан - минем горурлыгым» программасыннан «Минем шәҗәрәм» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара тәрбияләнүчеләрне гаилә кыйммәтләре һәм туганнарын һәм якыннарын берләштергән яхшы традицияләрне саклау, шәҗәрә белән кызыксынуны үстерү, үз гаиләңә карата мәхәббәт, ата-аналарга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
9 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә ярымшар рәсем техникасы кулланып рәсем ясау буенча чираттан тыш мастер-класс узды.
«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 9 февраль көнне «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара үзенең эмоциональ халәтен тигезләү ысулларына өйрәтү максатыннан үткәрелде.
4-20нче февральдә Пекин шәһәрендә 2022 нче елгы Кышкы Олимпия уеннары уза.Безнең балалар да соңгы яңалыклардан калышмаска тырыша.Тәрбияче Мөбәрәкова Э.В.инициативасы белән кышкы Олимпия уеннары турында видеоролик карадылар.
13 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Хокукый белемнәр нигезләре» программасыннан «Бурычларсыз хокук юк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара хокук һәм җаваплылык асылын ачу, хокук һәм бурыч балансын билгеләү, балигъ булмаганнарның төп хокукларын яктырту максатыннан үткәрелде.
«Үсеш» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Кышкы вакыт» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарага 10 балигъ булмаган бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар да килгән иде.
8.02.2022 елда Югары Утар балалар интернат-йортында кече төркем тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "мари халкы мәдәнияте" дигән темага дәрес үткәрде.
4 февральдә, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә «Торак - 2022» янгын-профилактика операциясен үткәрү кысаларында, «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм 88 ПЧС өлкән янгын сүндерүчесе Ленар Нәбиуллин белән берлектә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр буенча автономияле янгын сүндерү хәбәрчеләре булуын, газ плиталарына техник хезмәт күрсәтүне урнаштыру, электр чыбыгының торышын тикшерү максатыннан, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр буенча ведомствоара тикшерү булды.
Балалар интернат-йорты Татарстанның Саба районы Югары Утар авылында 1962 елда ТАССР Халык хуҗалыгын үстерү планы нигезендә оештырыла. Шул вакыттан бирле 60 ел узды ...
3 февральдә социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаган һәм аларның гаиләләре белән эш күрсәткечләренең планлаштырылган күрсәткечләренең берсен үтәү йөзеннән 2022 елга Түбән Кама муниципаль районындагы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» учреждениесе базасында ата-ана һәм ата-аналар социаль патронированиесендә булган гаиләдән социаль хезмәт алучыларның индивидуаль карталарын үтәүне мониторинглау буенча ведомствоара социаль консилиум үткәрелде.