Европа иммунитет саклау атналыгы
Европа күләмендә Европа иммунитет саклау атналыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап, ел саен 20-25 апрельдә уздырыла.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 23 нче апрельдән алып 29 нчы апрельгә кадәр Европа иммунитет саклау атналыгы уздырыла.
Төп максаты - халыкка вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.
Европа иммунитет саклау атналыгы кысаларында Зәй муниципаль районында да төрле чаралар уздыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында хезмәткәрләр, "Пульс" клубына йөрүче актив пенсионерлар, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре белән очрашу узды.
Очрашу барышында 2 тема яктыртылды: "Кисәтү! Булдырмау! Прививка ясату!" һәм "Талпан энцефалитын кисәтү".