Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар спорт белэн кон саен яратып шогеллэнэлэр. Барлык балаларда спортны яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия.
Бүген 2018 елның 31 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында лагерьның ябылу тантанасы үткәрелде.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара дуслар көне уңаеннан балаларга буклетлар тараттылар.
Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар балаларны дуслык кагыйдәләре белән таныштырдылар, чын дус нинди булырга тиеш икэнен сөйләделәр.
Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылыннан Нурмиева Розаля Котдус кызы “Рәхмәт Интернетка - 2018 “ компьютер үзләштерүдә пенсионерларның шәхси казанышлар IV Бөтенроссия конкурсында "Минем интернет –казанышлар" номинациясендә катнашты.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә халыкара дуслык конекә багышланган бәйрәм узды. Балалар әти-әниләре белән “Халык уеннары” на чакырылды.
Гаиләләрне Рәсәй, Татарстан, Үзбәкстан, Австралия, Китай, Англия, һәм башка илләрдә булган милли уеннар белән таныштырдылар. Балалар һәм ата-аналар төрле милли уеннарда катнаштылар, күп иллернең мәдәнияте белен таныштылар һәм күтәренке кәеф алдылар.
Бәйрәмнен максаты: толерантлынны, бергәленне һәм бер-берсенә хөрмет итүне тәрбияләү. Болар барысы да җәмгыятҗтә бәхетле тормыш өчен кирәк.
31 июль 2018 ел, сишэмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор булып эшләүче Зәмфирә Суфьянова Спасс ярминкәсендә күргәзмәгә кую өчен кулдан ясалган әйберләрне туплау максатыннан социаль хезмәт алучыларөчен мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: ярмакада катнашучылар өчен бәйрәм бүләкләре әзерләү һәм бәйрәм кәефе булдыру иде.
Белгеч иң элек социаль хезмәт алучыларга Алабуга шәһәре һәм анда һәр елны үткәрелә торган Спасс ярминкәсенең тарихы турында сөйләде. Аннары эш башлаганчы, бисердан агачлар ясаунын һәм бисердән үреп төрле бизәнү әйберләре ясауның технологиясе белән таныштырды. Бу процессны башыннан ахырына кадәр эшләп тә күрсәтте. Алдагы елларда Спасс ярминкәсендә катнашканнар, ул бәйрәм турындагы үзләренең якты хисләрен тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
Белгеч уйлавынча, мондый шөгыльләр кеше кәефенә бик тә унай йогынты ясый: аларның хәтерен үстерә, игътибарын арттыра, иҗади сәләтен тулыландыра. Социаль хезмәт алучылар эшләү барышында аралашып, фикер алышып эшләделәр, үз хезмәтлзренә бик тә куандылар, мондый матур кул эшләре ярминкәдә башкаларга да охшар дип ышаныч белдерделәр.
Чарада 13 кеше катнашты.
КЦСОН «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Халыкара дуслык көнен билгеләп үттеләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау - хезмәт реабилитациясенең бер юнәлеше булып бакчада эшләү тора
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар – аеруча психологик реабилитацияләүгә һәм адаптацияләүгә мохтаҗ. Психолог төрле технологиялар кулланып тренинглар үткәрә. Аларның максаты: үзгәреп торган шартларда һәм бүгенге тормышта өлкән кешенең адаптациясен, дәрәҗәсен арттыру.