Дуслар арасында. КЦСОН Менделеевск

2018 елның 31 июле, сишәмбе

КЦСОН «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Халыкара дуслык көнен билгеләп үттеләр.

Максат – кеше-ара мөнәсәбәтләрне үстерү, танышларны киңәйтү, яңа дуслар табу.

30 июльдә Халыкара дуслык көне бөтен дөнья буенча билгеләп үтелә. 2018 елда ул янә барлык илләрнен ишекләрен шакый, узе турында искә төшерә, дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр гына түгел, барлык кешеләр, бөтен культуралар, дәүләтләр арасында да дуслык булуы турында искәртә.

Чара дуслар турындагы мәсәл белән башланып китте, ничек  иң гадел дус булу бик мөһим икәне сөйләнде. Булекнең социаль эш буенча белгече Щербакова Наталья Борис кызы социаль хезмәт алучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, катнашучылар дуслыкның барлык кешеләр өчен дэ мөһимлеге турында сөйләштеләр.

Күңел ачу программасы да булып узды. Катнашучылар дуслык турында җырлар жырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм шулай ук биеделәр.

Чара ахырында һәр кеше дуслык плакатында үз кулларынын якты эзләрен  калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International