Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында лагерьның ябылу тантанасы үткәрелде.

2018 елның 31 июле, сишәмбе
Бүген 2018 елның 31 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында лагерьның ябылу тантанасы үткәрелде. Чарага түбәндәге максатлар куелды: 1.Лагерьны ябу тантанасында актив катнашу; 2.Балаларда дуслык, бердәмлелек тәрбияләү. Лагерь тормышы балалар күңелендә тирән эз калдыра. Балалар йортында оештырылган җәйге лагерь бик күңелле, файдалы үтте. Бу чорда балалар төрле чараларда катнаштылар, уеннар уйнадылар, экскурсияләргә бардылар. Ә иң истә калганы – балалар янына волонтерлар кунакка килгәне булды. Алар безнең балалар янына һәрвакыт килеп, үзләренең ярдәмнәрен күрсәтеп торалар. Бу юлы да алар буш кул белән килмәгәннәр. Бик күп күчтәнәч, бүләкләр алып килгәннәр. Балалар алар алып килгән сабын күбекләре белән рәхәтләнеп уйнадылар. Ә иң кызыгы – батутта сикерү булды. Без тәрбиячеләр һәм балалар бу изге җанлы, ярдәмчел кешеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International