ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 11 нче сентябрендә  “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары “Экстремизмга – “ЮК!” дип әйт” акциясен уздырдылар.

2018 нче елның 11 нче сентябрендә Дөньякүләм аеклык көне уңаеннан,О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Зиганшина чара үткәрде.

Питрәч «Шатлык» приютында  тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре  Апакимова Р.Х. белән “Тормыш өчен куркыныч хәлләрдә - өйдә, урамда һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» - дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге дәреснен максаты: рациональ карарлар кабул итү һәм кыен хәлләрдән чыга белү юлларын таба белергә өйрәтү кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар терроризм турында бик күп яңалык белделәр.”Нишләргә?, әгәрдә сине заложник итеп алсалар”. Дискуссиядә актив катнаштылар, яхшы белем сыйфаты күрсәттеләр.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.

Айлыкны үткәрү кысаларында “Экстремизмга -юк” кисәтү чарасында 10 нчы сентябрьдә бәләкәй төркем тәрбиячесе Карнаухова Е.С. җитәкчелегендә, балалар “Безнең белән бул!”, “Без экстремизмга каршы”, “Чиста күк йөзе” дигән белешмәлекләр таратты. Акциянең максаты: халыкта төрле террористик, экстремистик идеологияләргә карата тискәре канаш   һәм нәфрәт булдыру.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

 «Ариадна җебе» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең  социаль педагогы Лилия Курбатова социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы балигъ булмаган балалар арасында «Мин – ышанычлы кеше» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Бөтенроссия аеклык көне

11 нче сентябрь 2018 ел

              Бөтенроссия аеклык көнендә Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен иртән исерткеч эчемлекләр белән мавыгуның нәтиҗәләре турында мәгълүмати фильм карау оештырдылар. Алкоголь бәйлелеге-хәзерге заман дөньясының иң киң таралганы. Социаль хезмәтләр алучылар Бөтенроссия аеклык көне Оешмасының тарихы турында тыңладылар, шулай ук алкогольнең зыяны турында фильм карадылар.

 

11 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт  алучылар өчен Бөтендөнья аеклык көненә багышланган мәгълүмати-медицина  чара уздырылды.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр кулланунын зарары турында  кисәтү иде.

Шушы чара кысаларында Яр Чаллы наркология диспансерының медицина психологы Гүзәл Мортазина  “Наркомания профилактикасы” дигән темага лекция укыды.

Анда түбәндәге сораулар каралды:

1). Эчкечелек, аның кеше сәламәтлегенә, социаль статусына тәэсир итүе, гаилә һәм җәмгыять өчен  чыгымнарның артуы.

2). Наркотик - 21 нче гасыр эпидемиясе, наркотик куллану- ул  шәхесләрнең юкка чыгуы.

3) Тәмәке (кальян, электрон тәмәке) – шундый ук наркотик, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәсендә кешенең тормышы бозылуы.

Уку йортларында лекция, ата-аналар белән аңлату эшләре алып бару, кичке сәгать 10га кадәр һәм кичке 23 сәгатьтән соң хәмер сатуны тыю, мәктәпләр, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, урта махсус һәм югары уку йортлары янында хәмер белән сәүдә нокталары урнаштыру, мәктәп, урта махсус һәм югары уку йортларының өлкән сыйныф укучылары наркотикларга тикшерү һәм алар белән аңлату эшләре алып бару һәм сәүдә учреждениеләрендә тәмәке сату рекламасын тыю чараларына аерым игътибар бирелгәне турында сөйләде.

      Чара ахырында белгеч социаль хезмәт алучыларның сорауларына җавап бирде. Тыңлаучылар очрашудан, лекцияләрдән, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплардан канәгать булып калдылар.

Чарада 25 кеше катнашты.

 

2018 нче елның 11 нче сентябере, сишәмбе

2018 елның 11 сентяберендә Бөтендөнья аеклык көне уздырыла. Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында аеклык көненә багышланган чара үткәрелде. Изотерапия буенча «Алкогольсез тормыш» дигән темага мастер-класс үткәрелде, «11 сентябрь – аеклык көне» дигән стенд әзерләнде һәм социаль хезмәтләр алучылар белән «Алкоголь кеше организмына нинди зыян китерә? Аеклык кагыйдәләре"дигән темага әңгәмә узды.

Азнакай муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәткурсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Өмет” социаль тернәкләндерү бүлекчэсендә cоциаль хезмәт алучылар өчен Татарстанда Л.Н.Толстой елын билгеләп үтүгә багышлап , анын әсәрләреннән рәсем конкурсы оештырылды. Бу конкурснын максаты Л.Н.Толстой әсәрләрендэге геройларга нигезләнеп, социаль хезмәт алучыларнын рәсем ясау осталыкларын күрсәтү булды.

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Истә тотачакбыз» программасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 8-нче мәктәп укучылары белән берлектә блокададагы Ленинградта яшәүчеләр белән очрашу уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International