11 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Бөтендөнья аеклык көненә багышланган мәгълүмати-медицина чара уздырылды.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр кулланунын зарары турында кисәтү иде.
Шушы чара кысаларында Яр Чаллы наркология диспансерының медицина психологы Гүзәл Мортазина “Наркомания профилактикасы” дигән темага лекция укыды.
Анда түбәндәге сораулар каралды:
1). Эчкечелек, аның кеше сәламәтлегенә, социаль статусына тәэсир итүе, гаилә һәм җәмгыять өчен чыгымнарның артуы.
2). Наркотик - 21 нче гасыр эпидемиясе, наркотик куллану- ул шәхесләрнең юкка чыгуы.
3) Тәмәке (кальян, электрон тәмәке) – шундый ук наркотик, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәсендә кешенең тормышы бозылуы.
Уку йортларында лекция, ата-аналар белән аңлату эшләре алып бару, кичке сәгать 10га кадәр һәм кичке 23 сәгатьтән соң хәмер сатуны тыю, мәктәпләр, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, урта махсус һәм югары уку йортлары янында хәмер белән сәүдә нокталары урнаштыру, мәктәп, урта махсус һәм югары уку йортларының өлкән сыйныф укучылары наркотикларга тикшерү һәм алар белән аңлату эшләре алып бару һәм сәүдә учреждениеләрендә тәмәке сату рекламасын тыю чараларына аерым игътибар бирелгәне турында сөйләде.
Чара ахырында белгеч социаль хезмәт алучыларның сорауларына җавап бирде. Тыңлаучылар очрашудан, лекцияләрдән, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплардан канәгать булып калдылар.
Чарада 25 кеше катнашты.