"Мин – ышанычлы кеше». «Веста» Үзәге.

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

 «Ариадна җебе» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең  социаль педагогы Лилия Курбатова социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы балигъ булмаган балалар арасында «Мин – ышанычлы кеше» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: кешенең шәхси сыйфаты турында күзаллауны формалаштыру, балаларда үз-үзләренә карата ышанычны үстерү.

 Дәрес сорау белән башланды: кем үзен ышанычлы дип саный? Барлык балалар да үзләренә ышана алмыйлар дип җавап бирделәр. Шуңа күрә катнашучылар алдына аларга уңышка ирешү өчен үзләренең кирәклеген аңлау максаты куелган иде. Башта балалар кайсы кешене ышанычлы дип атыйлар һәм аңа ышанычлылыкны нәрсә бирә икәне турында фикер алыштылар? Социаль педагог катнашучыларны ышанычлы кеше кагыйдәләре белән таныштырды һәм схематик рәсемне кулланып үзләренең максатларына ничек ирешеп була икәне турында сөйләде. Алга таба балаларга тормышта нинди уңышларга ирешергә, баскычның беренче катына үзләрен куярга һәм куелган максатка ирешү өчен теләгән карточка сайлап баскычтан өскә күтәрелергә тәкъдим ителде.

Дәрес ахырында катнашучылар ышанычлы кеше йөзлегенә кереп  үз-үзләрен күрсәтергә өйрәнделәр.  Кайбер егет-кызларга бу бирем җиңел булмады, чөнки алар үзләренең яхшы якларын күрсәтә дә белмәделәр. Педагог һәм башка укучылар ярдәмендә әлеге катнашучылар ахырда үзләре турында сөйли алды. Рефлексия барышында балалар үз максатларына омтылып ышанычлы кеше булырга мөмкин,  үзендә билгеле бер сыйфатларны гына үстерергә һәм позалар һәм ишарәләр турында онытмаска гына кирәк дигән фикерләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International