27 сентябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты базасында янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, янгын вакытында кешеләрне эвакуациялау буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү, коткару эшләре буенча контроль-тактик өйрәнүләр һәм барлык учреждение хезмәткәрләре белән планнан тыш янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырылды. Өйрәнүләр реаль шартларга максималь якынайтылды. Өйрәнүләр барышында оешма хезмәткәрләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләре билгеләп үтелде. Контроль-тактик өйрәнүләр ПЧ-123 ФГКУ «Татарстан Республикасының 15 ФПС отрядының” начальник урынбасары, майор Гизатуллин Фәнил Фаилович белән Мөслим һәм Сарман муниципаль районара тикшерү бүлегенең профилактик эшләр буенча өлкән инспекторы Идиятуллин Ренат Абузарович катнашында үзды.