26 нчы ноябрь, 2018 нче ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "КАМАЗ" мәдәният йортының Горбунов исемендәге рус халык хорының "#Юмартсишәмбе" дигән хәйрия кампаниясе кысаларында, Әниләр көненә багышланган концерты булып узды.
Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру һәм халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү, актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.
Концерт программасын алып баручы Лариса Сергеева балаларга мәхәббәт, яхшылык һәм наз бүләк итүче барлык әниләрне җылы һәм ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы Лениза Баһаветдинова һәм концертмейстер Сергей Поздняков җитәкчелегендәге иҗат коллективы социаль хезмәт алучыларга шигырьләр, төрле рус халык җырларын һәм совет композиторлары әсәрләреннән алынган күңелле номерлар әзерләгәннәр. Соңыннан Лениза Баһаветдинова ветераннар һәм тамашачылар хорып оештырып, дирижер вазифаларын үзе үтәп, алар белән бергә кушылып җырлады. Чара бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.
Чарада 45 кеше катнашты.
Мамадыш шәһәрендә Тататрстан Республикасы инвалидлар спорт-физкультура оешмасы кул көрәше буенча республика чемпионаты уздырды.
23 нче ноябрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре, үзәктә исәптә торучы һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен, Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Газиз әниемне, яратам!” дип исемләнгән чара уздырды.
Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында 24.11.2018 елда Халыклар дуслыгы йортында «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын – кызлары» иҗтимагый оешмасы «Әниләр көне-мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме» дигән зур чара оештырды. Мондый чара Түбән Камада традициягә әйләнде, ул инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып бу елда аның киңәюен һәм катнашучылар санының күбәюен атап була.