«Әниләр көне-мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме». “Веста” Үзегэ.

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында 24.11.2018 елда Халыклар дуслыгы йортында «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын – кызлары» иҗтимагый оешмасы «Әниләр көне-мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме» дигән зур чара оештырды. Мондый чара Түбән Камада традициягә әйләнде, ул инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып бу елда аның киңәюен һәм катнашучылар санының күбәюен атап була.

Чара концерт белән башланып китте, анда шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр барлык катнашучыларны күңелле җырлар, дәртле биюләр һәм дулкынландыргыч шигырьләр белән сөендерделәр. Холлда кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Аннан соң шәһәрнең иң яхшы осталары үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Төрле юнәлешләр буенча 40тан артык мастер-класс берьюлы берничә аудиториядә оештырылды.

Әлеге чарага “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәттә торучы гаиләләр һәм куркыныч хәлдә калган гаиләләр дә чакырылан иделәр. Әниләр яңа белемнәр алган вакытта балалар «Карнавал» курчак театры спектаклен карадылар, «Әниләр портреты» рәсем конкурсында катнаштылар. Балалар өчен уен бүлмәсе оештырылды, анда алар бик теләп иҗат белән шөгыльләнделәр, үстерүче уеннар уйнадылар, яраткан әниләре өчен кул эшләнмәләре һәм бүләкләр ясадылар.

Балалар да, өлкәннәр дә уңай эмоцияләр, яңа күнекмәләр алдылар, шулай ук вакытны файдалы итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International