Газиз әниемне, яратам!

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

23 нче ноябрь көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре, үзәктә исәптә торучы  һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен, Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Газиз әниемне, яратам!” дип исемләнгән чара уздырды.

Әлеге чара  кысаларында психологлар ата - аналар һәм балалар  мөнәсәбәтен  яхшыртуга юнәлдерелгән дәрес оештырдылар.

Шәһәр мәдәният йорты волонтерлары һәм “Маски-шоу” иҗади студиясе җитәкчесе А.М.Хисматуллина исә балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм оештырдылар, чара дәвамында  сабыйлар рәхәтләнеп биеделәр, төрледән - төрле уеннарда катнаштылар, бәйгеләрдә ярыштылар. Чарада үткәрелгән эстафета, викторина, уеннар һәм  бәйгеләр  коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.

Балалар кадерле әниләре өчен үз куллары белән бәйрәм бүләге ясадылар, граттаж техникасы буенча мастер - класста катнаштылар.

Әниләр өчен сенсор бүлмәсендә релаксация сеанслары үткәрелде, ә лекотека бүлмәсендә исә кече яшьтәге сабыйлар өчен төрледән- төрле  уеннар оештырылды.

#Юмарт сишәмбе хәйрия кампаниясе кысаларында мохтаҗларга өр яңа һәм кулланылышта булган кием- салым, уенчыклар, китаплар, аяк киемнәре таратылды.

 “Газиз әниемне, яратам!” дип исемләнгән танып белү чарасы, үзәктә исәптә торучу барлык әниләр һәм балалар күңеленә хуш килде, аларның кәефләрен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International