Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен оештыру гадәти һәм күңелле традициягә әверелде. Персонал тырышлыгы белән үзәк территориясе гаҗәеп матур була. Якты чәчәк композицияләре үзәккә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.
"Балкыш" комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз участокларыннан уңыш җыюда һәм саклауда ярдәм итә.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Тискәре гадәтләрне профилактикалау" темасына сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча лекция үткәрделәр.