"Россия Дәүләт флагы көне"

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы һәм халкының батырлыклары чагылыш таба.Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм «минем Россиям»темасына иҗади рәсем көне оештырдылар.

Максаты-өлкәннәрнең игътибарын дәүләт бәйрәменә җәлеп итү, аларда үз иле өчен горурлык һәм патриотлык хисе уяту. Катнашучылар бик теләп катнаштылар, тырышып Ватаныбыз флагын ясадылар һәм аны буядылар, шулай ук социаль хезмәткәр белән ил турында актив фикер алыштылар. Кирәк булганда социаль хезмәткәр рәсем ясарга ярдәм иткән.Мондый күңелле шартларда һәр кеше бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International