ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

11 сентябрьда ел саен алкогольгә бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә.

Бу көнне «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенен Беренчелэре белэн «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульт Фатыйхова С. Х. учреждение хезмәткәрләре белән «Экстремизмга — Юк!» ункөнлеккә багышланган әңгәмә үткәрде.  Ул террорчылык һәм экстремизм турында глобаль проблемаларын сөйләде, террорчылыкның һәм экстремизмның нәрсә икәнен һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  социаль педагогы Нәгыймова М.С.  «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрде һәм видеотасмалар карап үттеләр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

„Балкыш“ комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга үз участокларыннан уңыш җыярга һәм саклап калырга булышалар. Өлкәннәр өчен кышкы тоз запасы бик мөһим. Үз куллары белән әзерләнгән консервалар көндәлек рационны баета һәм организмны витаминнар белән тәэмин итә.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре

социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Сәламәт Мин- сәламәт гаилә" темасына сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чара үткәрделәр. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хәйрия көнендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, беренчеләрдән булып, игелек открыткалары ясадылар һәм аларны үтеп баручыларга өләшә башладылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

 "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ халыкны социаль яклау министрлыгы министры урынбасары Мөбәрәкшин Эдел Рәфыйк улы катнашында җыелыш узды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

23
август, 2024 ел
җомга

23 нче август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү булекчәсе белгечләре белән берлектә  Байлар Сабасының “Балалар иҗат узәгендә” гаилә елы уңаеннан, “Гаилә җылысы” проектын тормышка ашыру максатыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен чара үткәрделәр. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы һәм халкының батырлыклары чагылыш таба.Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм «минем Россиям»темасына иҗади рәсем көне оештырдылар

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International