Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдәге бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үзләренең тәрбияләнүчеләре белән бергә «Татарстан Республикасы Конституциясе — төп закон»дигән видеоролик карадылар. Роликта конституцион корылыш нигезләре, Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары, ирекләре һәм бурычлары күрсәтелде. Аннары «Яратам сине, минем Республикам»темасына рәсем ясау һәм кул эшләре иҗат итү буенча иҗади көн узды.