ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 августы көнне “Веста” Үзәгендә Түбән Кама муниципаль районындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм сәүдәле булмаган оешмаларның хезмәттәшлеге буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуда Социаль яклау хезмәте вәкилләре, Башкарма комитет, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, җәмгыяти оешма вәкилләре катнашты.

“Ариадна җебе” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 елның 14 июле көнне 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 14 бала өчен “Үз көнеңне ничек дөрес оештырырга” дип аталган төркемле дәрес оештырды. Максаты: спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч ясау, дөрес итеп көндәлек режимны оештырырга өйрәтү.

«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән «Мәхәббәт бәйлелек белән яртылаш» дип аталган темага дәрес үткәрде. Максат: Бәйлелекле мөнәсәбәтләрне профилактикалау.

15 нче «Астра» тернәкләндерү үзәгендә  “Кеше – табигат улы” дигән экологик  КВН үткәрелде.

14 август көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы хезмщт күрсәтү үзәгендә, Нефтьчеләр бәйрәме уңаеннан, концерт белән килүче артистларыбыз кунакта булдылар һәм сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән очраштылар.

      

       15нче август 2018 г

            «Ялгызлыктан дару». Шундый исем астында Яңа Чишмә интернат – йортында Татмедиа кино төшерү төркеме видеофильм төшерде. Фильм халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен яктырта. Гади көнкүреш, интернатта яшәүчеләр буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнә, нинди реабилитация чаралары үткәрелә - барысын да күрсәтергә тырыштык. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар монда ничек яшәгәннәрен, хезмәткәрләр ничек хезмәт күрсәткәнен бик теләп сөйләделәр.

Каманың гаҗәеп яр буенда урнашкан "Раздолье" балалар лагеренда Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ял итте.

 

Чирмешән районының «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, социаль хезмәтләр алучы Сафина Кавидә Федор кызы Агрыз районында туа. 16 яшеннән эшли башлый. Бик ярлы яшәдек дип искә ала ветеран.Аннары Пермь өлкәсенэ урман кисәргә җибәрәләр, шунда мари кызы Кавидә татар егете Вазых белән очрашалар. Гаилә коралар, 1961 елда иренең туган якларына –Иске Кади авылына кайтып төпләнәләр. Шулай татар авылында яшәп кала. Бүгенгесе көндә инде ире вафат, Кавидә Федор кызы ялгызы яши.

Ул 2008 елдан социаль карауда. Аны социаль хезмәткәр Хисамова Әлфия карый. Кавидә апа караучыга бик рәхмәтле, ярдәмчем да киңәшчем дә ул минем ди.

    14 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр урманга шифалы үләннәр җыярга барачаклар. 

    13 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы библиотекасына  күргәзмәләр карарга барачаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International