Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды» дәүләт автоном комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Йөрәкләрдә моң» дип аталган хәйрия концерты булып үтте.
«Җәйге спорт»
14 августа “Сможем вместе” проек кысаларында “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге”ндә СО НКО «Инклюзивная среда» һәм үзәкнең белгечләре белән күңел ачу чарасы үткәрелд . Бәйрәмдә 56 бала катнашты.
Реабилитантлар “Елмаю” һүм “Салават күпере” исемле төркемнәренә бүленеп төрле-төрле ярышларда катнаштылар. Әлеге чарада катнашучылар канәгать калдылар. Бәйрәм ахырында баллы бүләкләр таратылды.
2018 елның 13 августында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Вафина Йолдыз тарафыннан “Мамык һәм марлядан ничек бәйләвеч ясарга?” темасына мастер-класс үткәрелде.
Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч- ул мамык тутырылган тасма. Һава пычрану очракларында сулыш органнарын саклау чарасы буларак кулланыла. Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч медицина марлясыннан 4 катлам итеп ясала, марля арасына мамык куела.
Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч түбәндәге очракларда кулланыла:
- Һава аркылы иярә торган инфекцияләрдән саклау чарасы;
- Төтен һәм газ булганда бәйләвечне юешләргә кирәк, бактерияләрдән саклау өчен коры калырга тиеш;
- Хирургик операцияләр вакытында саклау өчен.