Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды» дәүләт автоном комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Йөрәкләрдә моң» дип аталган хәйрия концерты булып үтте.
Әлеге чараның максаты: өлкәннәрнең һәм инвалидларның комплекслы мәдәни һәм социаль-рухи тернәкләндерү аша тормыш сыйфатын яхшырту
Социаль хезмәт алучылар каршында музыкант, автор-башкаручы Данияр Кабиров чыгыш ясады.Ул реабилитантларга бик матур музыкаль номерлар күрсәтте: гитара, балалайка, блек –флейта, варган тавышлары белән таныштырды. Тамашачылар Данияр уйнаган һәрбер көйләрне кайнар алкышлар белән каршы алдылар, кайберселәре аңа кушылып жырладылар, биеделэр. Бу концерттан барлык тамашачы да күңел күтәренкелеге, яшәргә көч артканлыгын искәреп үттеләр. Данияр үзе дә бу очрашудан бик канәгатъ калды.
Чаранын азагында реабилитантлар Даниярга кушылып «Подмосковные вечера» җырын җырладылар.