Сабантуй бәйрәме — татар халкының иң зур, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе. Ул — хезмәт, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме.
12 нче июнь көнне, безнең балалар йортында гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур һәм күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Мәйдан уртасында төрле кызыклы уеннар оештырылды: «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Калак белән су ташу», «Токмач ашау», «Кем җитезрәк» кебек милли уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Чүлмәк вату бәйгесендә катнашучыларга тамашачылар көч биреп торды. Бәйрәм әзерләнгән музыкаль номерлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Чара кунакларсыз узмады. Бәйрәмгә Саба районы инвалидлар оешмасы вәкилләре һәм "Тулган Ай" ансамбле кунакка килде. Сабантуйда катнашучы барлык балалар да бүләкләргә лаек булдылар.