Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инновацион технологияләр кулланып иртәнге зарядка - видеоэлемтә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Буа медицина училищесы волонтерлары дистанцион рәвештә иртәнге зарядканы онлайн элемтә аша уздырдылар

 Иртәнге зарядка организмның, шулай ук аның аерым органнарының һәм системаларының сәламәтлеге өчен дә бик мөһим. Бик азлар гына белә, ул берничә мөһим функцияләрен башкара. Беренчедән, иртәнге зарядкадан соң тизрәк уяндыра һәм организмны дөрес тәртиптә көйли. Гап-гади күнегүләр башкарганда кан агымы һәм лимфоток арта. Зарядка тонусны арттыра, җиңеллек хисе бирә һәм урын-җир режимыннан соң сүлпәнлек ала.

Волонтерлар социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен җиңел, әмма нәтиҗәле күнегүләр күрсәттеләр. Волонтерларның өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү әби-бабайларның тормышын якты, бай һәм тулы канлы итәргә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International