Татар кухнясы-татар халкының күп гасырлык тарихы, яшәү шартлары, мәдәни һәм дини үзенчәлекләренең үсеш нәтиҗәсе, аның үсешенә күрше халыкларның: мариларның, чуашларның, башкортларның һ.б. традицияләре дә йогынты ясаган.
24 март көнне Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Татар милли кухнясы» дип исемләнгән әңгәмә узды.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга татар ашларының милли традицияләре, ризык әзерләүнең үзенчәлекләре, аны бизәү һәм бизәүнең төрле ысуллары турында мәгълүмат бирелде. Танылган татар аш-су осталары, татар ашларын Халык рецептлары белән баеткан күп санлы китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның биографиясен һәм һөнәри эшчәнлеген искә төшерделәр.