4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
3 май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
«Яратам сине, минем Республикам»темасына рәсем ясау һәм кул эшләре иҗат итү буенча иҗади көн
02 ноябрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балигь булмаган балалар белән чара үткәрделәр.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын чыганагында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Барлык хезмәткәрләр янгын вакытында үз-үзләрен тоту һәм гамәлләрен инструкция нигезендә эшләделәр. Тренировка эвакуациясе гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы И.Г Закиров җитәкчелегендә узды.
Әтиләр көне алдыннан Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрделәр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 4 октябрьдә «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә бардылар.
1 октябрьдә «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдәге бүлекчәсе хезмәткәрләре «беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе активистлары белән берлектә социаль хезмәт алучыларны өйләрендә өлкәннәр көне белән котладылар. Өлкән буын кешеләренең күңелләрен игътибар, Игелекле сүзләр һәм чын күңелдән котлаулар җылытты.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Өлкәннәр көненә багышланган 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган чарада катнаштылар.