«Минем гаиләм традицияләре»

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 15 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта «Татарстан – минем горурлыгым» программасыннан «Минем гаиләм традицияләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, якыннар турында кайгырту, бәйрәмнәр оештыру һәм бергә ял итү мисалында «гаилә традицияләре» төшенчәсенең әһәмиятен ачу максатыннан үткәрелде.

Дәрес башында белгеч катнашучыларны генеалогик агач, аның әһәмияте һәм мәгънәсе белән таныштырды. Алга таба бер гаиләнең икенчесеннән нәрсә белән аерылуы турында фикер алыштылар: гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше, гаилә бәйрәмнәре һ.б. Балалар үзләренең гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, гаилә бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре һәм үз гаиләләрендә нинди яраткан ризыклар әзерләүләре турында сөйләделәр.

Соңыннан балалар белән иң мөһиме - гаилә, якыннары һәм туганнары, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре, дип нәтиҗә ясалды. Аларны олылау, саклау, буыннан-буынга тапшыру мөһим.

Дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International