ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь 2019 ел.
чәршәмбе

Әниләр бәйрәме көне алдыннан М.Вахитов исемендәге мәктәп волонтерлары социаль хезмәтләр алучы Рәшидә Сәлаховадан интервью алдылар һәм аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы

 

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә 20нче ноябрьдә "Заман" яшьләр үзәге белгече Айгөл Витальевна сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара үткәрде, анда 17 инвалид бала катнашты.

Башта Айгөл балалар белән сәламәт яшәү рәвешен алып баруның файдалы гына чара түгел, ә модалы мавыгу да, дип аңлатты. Сәламәтлек-ул безгә бирелгән  бүләк, шуңа күрә аны кечкенәдән теләсә нинди ысуллар белән кадерләргә һәм сакларга кирәк.

Балалар рәхәтләнеп табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, сәламәтлекнең нәрсә икәнен кабатладылар, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкладылар.

Чара ахырында Айгөл барлык балаларга да актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да татлы бүләк өләште.

Шәле авыл җирлеге - Питрәч муниципаль районында халык саны буенча иң зур җирлекләрнең берсе. Аның территориясендә 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 485 граждан яши. 2019 елның 20 ноябрендә «Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Шәле табиблык амбулаториясе белән берлектә Диспансеризация һәм һөнәри карау узу өчен 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 22 гражданны илттеләр.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында 19 нчы ноябрь көнне социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәр һәм культорганизатор  “Календарьда ир- атлар көне”  дип аталган әңгәмә үткәрделәр.

2019 елның  20 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре“Яшүсмерләр гигиенасы, үз артыңнан карау үзенчәлекләре” дигән темага презентация үткәрделәр.

20 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат – йортында тәрбияче Шакирова Айсылу Җәмил кызы инициативасы белән «Әни өчен чәчәк» Акциясе үткәрелде.

Акциянең максаты – хатын-кызларга сакчыл караш традицияләрен саклап калу, безнең тормышыбызда төп кеше-әнинең әһәмиятен аерым билгеләп үтү, тирә-юньдәгеләргә әниләр бәйрәме турында искәртү, балаларга якын кешеләрне ничек истә тотарга кирәклеге турында сөйләү.

Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Римма Сәйфиева кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Без – толерантлык өчен!» әйләнә-тирәдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатларында.

      Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре балигъ булмаганнар белән «Нәрсә ул җаваплылык...» дигән темага профилактик дәрес үткәрделәр.

Һәр ай саен "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен хокукый лекторий уза

  Күпмилләтле халыкка хезмәт күрсәтү, төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы, дустанә хисләр тәрбияләү максатыннан  Нурлат муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  «Гармония» белгечләре Виктория Иванова һәм Ирина Вахитова «Патриот» программасы кысаларында Халыклар дуслыгы йорты буйлап кызыклы экскурсия үткәрделәр.

    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования