Әтнә районы "Изгелек" үзәгендә тәрбиягә алынган олы яшьтәге гражданинның яшәү шартларын тикшерү

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 24 гыйнварында, Әтнә муниципаль районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре чираттагы тапкыр тәрбиягә алган Закирова Нүрсия Гыйлметдин кызының яшәү шартларын тикшерделәр. Ул тыл хезмәтчәне, моны  аның сугыш елларында намуслы хезмәт белән эшләгән грамоталары, бүләкләре раслый.  Бу гаиләдә яшәгәндә өлкәннең физик һәм психологик хәле яхшырды, ул гаиләнең тулы хокуклы әгъзасы булды. Үз чиратында "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International