2019 нчы елның 13 нче сентябрендә «Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә «халыкка өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча дистанцияле хезмәткәрнең Мобиль офисы»проекты буенча дәрес узды. «Өйдә эшләүчеләр» мобиль офисы планшет өчен кушымта булып тора, ул шулай ук социаль хезмәткәрләрнең хәрәкәт итүен контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк: анда хәрәкәт итү маршрутлары, урыны, вакыты һәм фотохисабы теркәләчәк. Бөтен хисап цифрлы форматка күчәчәк. Мобиль офис белгечләр эшенең нәтиҗәлелеген 16% ка арттырыр дип көтелә.
Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү белгече үзе кушымтада система тарафыннан төзелгән бер көнгә/бер атнага ясалган планны күрә, аның үтәлеше турында фотоотчет беркетеп, тамга куя, соңыннан алар " Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» җитәкчесенә жибәреләчәк.