«Әниләр өчен букет» дигән темага дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Көз ае иң матур һәм изге бәйрәм – Әниләр көнен бәйрәм итү белән тәмамлана. Иң кадерле, якын, бердәнбер кешене характерлаучы 3 кенә хәрефтән торган сүз күпме җылылык алып килә. Ана мәхәббәте безне картлыкка кадәр җылыта. Әниләр өчен иң яхшы бүләк булып үз кулларың белән эшләнгән әйбер: открытка, сувенир яки тере чәчәк композициясе бик яхшы бүләк булып тора.

«Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар арасында «Әниләр өчен букет» дигән темага дәрес үткәрелде. Максат: әниләр өчен бүләк ясау белән кызыксынуны уяту, матурлык хисе тәрбияләү.

Чәчәк бәйләмен булдыру өчен белгечләр ылыслы агач ботаклары һәм тере чәчәкләр тәкъдим иттеләр. Чәчәк бәйләмнәре алга таба су сипкәндә озак вакыт саклансын өчен чәчәк савытларын башта губка белән тутырдылар. Соңыннан һәр катнашучы үз фантазиясе һәм хыяллары буенча чәчәк бәйләме булдырды. Композицияне төзү барышында декор элементлары кулландылар: күркә, үләнне имитацияләү һәм башкаларны

Баласы үз куллары белән җыелган шундый матур чәчәк бәйләме бүләк иткән вакытта һәр әни үзен иң яраткан һәм иң матур әни итеп хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International