Хәрәкәт-ул тормыш " дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
  1. нче ноябрь  2018 нче ел, пәнжешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиянгирова һәм Зөһрә Закирова “Хәрәкәт-ул тормыш " дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру  һәм социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту иде.

 Катнашучылар ике командага бүленде: 1 нче команда «Дуслар», 2 нче команда «Батырлар». Уенчылар бер берсен сәламләп,  төрле эстафеталар, уеннар  аша үзара көч сынаштылар. Чарада,  «Яхшылап утыру», «Тупны төшермәү», «Тупны аяк астыннан бирү», «Тупны бир», «Кыршау аша йөгерү», «Тупны капкага таяк белән кертү» ярышлары үтте. Уеннар сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.    

 Чарада 21 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International