“Мәрхәмәтлелек үзәге” социаль- тернәкләндерү бүлегендә шащка-шахмат ярышы

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

     “Мәрхәмәтлелек үзәге”тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучыларның көннәре файдалы хәм кызыклы үтә. Өлкәннәрнең иң яраткан вакытлары- күңел ачу чараларына бай булган культуралы ял итү сәгате.

     Тернәкләндерү бүлегендә буыннар алмашына зур игътибар бирәләр. Яшь буын белән өлкән буын арасындагы җепләр өзелмичә нык булып саклансын өчен, алар Яңга Кенәр урта мәктәбендә укучылар белән чараларны еш үткәрәләр.

     Бүген “Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләндерү бүлегендә шашка-шахмат ярышлары булып узды. Баш хөкемдар Галиуллин Сөләйман Вагыйз улы  ял итүчеләр белән әңгәмә корып, уенның шартлары белән таныштырды.

     Уен тәмамланды. Дуслык җиңде. Һәр катнашучы үзенең уеннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Турнирдан сон өлкәннәр әле бик озак сөйләшеп утырдылар. Бер генә сорау да җавапсыз калмады.

     Очрашулар, әңгәмәләр өлкәннәр һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен бик мөһим булып тора. Чөнки аралашу аларга кирәклекләрен тоярга ярдәм итә,  янга конгә булган ышанычны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International