Көзге чибәркәй
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениясендә 11 нче октябрьдә инвалид балалар белән педагоглар өчен тәрбияче Савайтан Н.В. ачык дәрес уздырды. Балалар нинди ел фасылы булуны искә төшерделәр, коелган яфракларнын агач исемнәрен атадылар, геометрик фигуралар белән чагыштырдылар. Мамыклы таякчыклар белән сары коела торган яфракларны ясадылар. Искиткеч каен урманчыгы барлыкка килде.