“Йөзем тәлгәше"ясау. Алексеевский «Забота» приютында

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

2018 елның 5 октябренда   Алексеевский «Забота» приютында тәрбияче  Маслова Н.В. балаларны эш башкаруга иҗади якын килергә,йөзем тәлгәшен сурәтләргә, пөхтә итеп бизәү күнекмәләрен беркетергә өйрәтү максатыннантозлы камырдан йөзем тәлгәше ясау дәресе үткәрде.

Мәктәп яшендәге балалар дәреснең темасы һәм эш башкару этаплары белән танышкач, иҗат итүгә керештеләр.Балалар уч арасындагы камыр кисәген әвәләү  юлы белән йөземнәр булдырдылар һәм аларны шаблонга урнаштырдылар. Аннан соң камырны  кискәләп  һәм әвәләп яфраклар белән бизәделәр.

 Пөхтә башкарылган эшләрне балалар киләчәктә буяу өчен киптерергә калдырдылар.

Гадәти булмаган  әвәләү балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга һәм хыялларын үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International